Мәктәп укучыларында патриотик хисләр тәрбияләүдә барлык чаралар да яхшы
Яңа Тимошкино төп мәктәбендә экология нигезе ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә шулай ук зур роль уйный.
– Ватаныбыз Россиягә карата мәхәббәт хисләре туган төбәк, аның табигате турында кайгыртудан башлана, – дип раслыйлар мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләре. – Һәр яз саен күчмә кошларның җылы яклардан очып кайтканнарын көтеп, балалар мәктәп яны паркында гадәттәгечә сыерчык ояларын эләләр.
Кошлар өчен уңайлы ояларны, һәрвакыттагыча, 1 апрель – Кошлар көнендә каен агачларына урнаштырдылар. Әмма башта сыйныф сәгатьләрендә укытучылар тәрбияләнүчеләргә тагын бер тапкыр кошларның, атап әйткәндә, сыерчыкларның табигатьнең биологик чылбырында нинди роль уйнаулары һәм әйләнә-тирә мохиткә нинди файда китерүләре турында тагын бер кат искә төшерделәр.
Бу үзенчәлекле кошлар, бала чыгарып, алар үсеп җитеп, якындагы урманнарга очып киткәнчегә кадәр балаларны һәм өлкәннәрне кабатланмас сайраулары белән сөендереп торачак.
Фото: мәктәп архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев