Мәктәп укучылары шәхси әйберләрнең сакланышы өчен җаваплылык турында белделәр
Укучылар белән очрашуда белгечләр җавапсызлыкның шәхси әйберләрне югалтуга китерергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.
ПДН белгечләре Фоат Абдуллин һәм Кристина Удиярова куркынычсызлык айлыгы кысаларында 1 нче Аксубай мәктәбендә узган чарада укучыларга ничек җинаять корбаны булмау турында сөйләделәр.
Кристина Удиярова бишенче сыйныф укучыларына социаль челтәрләрдәге уеннарның аянычлы хәлләрә китерүе, аларда катнашкан очракта мошенниклар тормыш өчен кирәкле әйберләрдән һәм кыйммәтле предметлардан мәхрүм калдырырга мөмкин булуы турында җиткерде.
Фоат Абдуллин урамда, җәмәгать урыннарында һәм кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына тукталды. Инспектор балаларга шулай ук комендант сәгатенә игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртте. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тартуның зыяны турында да бәян итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев