Мәктәп яны лагерьлары җитәкчеләре Роспотребнадзор белгече белән очрашты
Роспотребнадзор белгече район мәктәпләре каршындагы ял лагерьлары җитәкчеләре белән өйрәтү дәресе үткәрде
Гүзәл Исмәгыйлова белгечләрне 2024 елгы җәйге савыктыру оешмаларына төп таләпләр һәм балаларның ялын регламентлаучы норматив документлар белән таныштырды. Белгеч шулай ук балаларны тукландыру мәсьәләләрен яктыртты, ял итүчеләр өстәленә куелачак ризыкларның төрлелегенә игътибарны юнәлтте.
– Җәйге савыктыру учреждениесе җитәкчелегенең бурычы – СанПи кагыйдәләренә һәм таләпләренә туры китереп, лагерьда сыйфатлы, куркынычсыз һәм файдалы туклануны оештыру, – дип ассызыклады Гүзәл Исмәгыйлева. – Ял итү чорында һәр бала организм өчен кирәкле бөтен нәрсәне алырга һәм сәламәтлеген ныгытырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев