Мәктәп яны лагеренда балалар талантларын күрсәттеләр
Савгач мәктәбенең “Дружба” ял лагеренда яңа талантлар ачылды
“Дружба”да ял итүчеләр арасында төрле өлкәдә сәләтле балалар күп булып чыкты. Легерьда көн “Без талантлар эзлибез” шигаре астында узды һәм балаларның талантлы булуларын күрсәтте. Кемдер аерым спорт төрен үз итә, кемдер рәсем ясарга бик оста, өченчеләре конструкторлар җыярга, биергә, җырларга яраталар. Конкурста барысы да катнашырга булдылар.
Барысы да чыгыш ясаучыларны зур игътибар белән күзәттеләр, кул эшләре эшләнмәләрен карадылар һәм бер-берсен алкышларга күмделәр. Конкурста катнашкан һәр кешене Грамоталар белән бүләкләделәр.
Ә тәмле төшке аштан соң балаларны “Кызыл, сары, яшел” викторинасы көтте. Нигездә ул урамда һәм җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланды.
Барлык балаларга да алар җиңел генә башкарып чыга ала торган шәхси биремнәр бирелде. Тәрбиячеләр дә, ата-аналар да җәйге каникулларның куркынычсыз булачагына ышаналар.
Фото: Савгач мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев