Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Мәктәп ашханәсендә әти-әниләр ризыкларны татып карадылар

Иске Тимошкино мәктәбендә ата-аналар ризыкларның контроль дегустациясен оештырдылар

 

Кайнар туклануны оештыру белән танышканда, алар ашар алдыннан балалар куллары гигиенасын тәэмин итү өчен санитар чаралар (кайнар су, дезинфекцияләү чаралары, киптерү җайланмалары) барлыгын, шулай ук рециркулятор торышын тикшерделәр.

Ата-аналарны барысы да, шул исәптән мәктәп укучыларын ашату графигы да, сыйныфлар арасында ашау вакыты интервалын үтәү дә кызыксындырды.

Шулай ук порцияләрне контроль үлчәү дә башкарылды, нәтиҗәдә ата-аналар комиссиясе, мәктәп менюсы мәктәп укучыларының туклануны оештыруга карата куелган таләпләргә җавап бирә һәм анда сәламәт туклану принциплары үтәлә, дигән нәтиҗәгә килде. Ашамлыкларның сыйфатын һәм төрлелеген уңай бәяләп, ата-аналар балаларның кайнар туклануын оештыру буенча үз тәкъдимнәрен дә әйттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев