Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Май ае көннәрендә район мәктәпләрендә төрле чаралар уза

Аларны оештыруда төп рольне тәрбия буенча киңәшчеләр уйный

В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбендә, 8-11 сыйныфлар арасында ”Сугыш көйдергән шигырь юллары” бәйгесе узды, анда укучылар төрле язучыларның һәм шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр.

Асфальтта ”Тынычлык! Хезмәт! Май! – бу Беренче май!” рәсемнәр бәйгесе дә кызыклы үтте. Директор киңәшчесе Анна Борисова мәктәп активы һәм мәктәп китапханәсе белән берлектә бәйрәмгә бу көннәрдә җәлеп итү үзәгенә әверелгән мәгълүмат стенды һәм фотозона әзерләделәр.

Язгы халыкара бәйрәм алдыннан “Тынычлык! Хезмәт! Май!” фотозонасы шулай ук Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбендә дә эшләде.

Сөнчәле урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек бәйрәме – “1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме!” белән таныштыру сәгате уздырды. Укучыларга дөньяда һәм Россиядә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, эре шәһәрләрдә эшчеләрнең беренче маевкалары, шулай ук бәйрәм символлары һәм лозунглары турында сөйләделәр. Әңгәмәләр үткәрү һәм һөнәрләр турында табышмакларны чишү һәр һөнәрнең мөһимлеген тоярга мөмкинлек бирде.

Иске Ибрай мәктәбендә майның беренче көннәрендә һәр көн игелекле эшләргә багышланды. Технология укытучысы Л.М. Минигулова 7-9 сыйныфлар өчен башта “Оста куллар” темасына сыйныф сәгате, ә аннары “Георгий тасмасы” дигән осталык дәресе үткәрде. Укучылар якыннары өчен Җиңү көненә эшләнмәләр әзерләделәр.

Аксубайның 2 нче мәктәбендә “Май тарихы битләре буенча” дигән акция узды.

Анда катнашу өчен кирәкле атрибутны кулланып, Беренче май демонстрациясенең образын һәм атмосферасын кабатларга яисә ул вакыттагы плакатлардан персонажлар образына әверелергә кирәк иде.

Укучылар тәрбия буенча директор киңәшчесе, сыйныф җитәкчеләре һәм әти-әниләре белән берлектә Беренче май образларын һәм атмосферасын бик теләп гәүдәләндерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев