Күңелле стартлар сәламәтләндерү лагеренда гаджетларга альтернатива булды
Ярышлар «Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен. Бергәләп – наркотикларга каршы» шигаре астында узды.
Кәкре Күл мәктәбендә спорт бәйрәмендә ял итүчеләр игътибарын наркомания һәм балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максаты белән оештырдылар.
«Безнең сәламәтлек – безнең кулларда!», – диделәр балалар.
Ярышлар чын-чынлап спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде. Балалар күтәренке кәеф һәм тәэсирләр алдылар. Өстәвенә, Күңелле стартларда катнашып, алар аз гына булса да гаджетлардан ял иттеләр, һәм барасы да бертавыштан киләсе җәйдә дә лагерьга килергә дигән фикерләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев