Кәкре Күл урта мәктәбенең бәйге җиңүчеләре бассейнда йөзделәр
Авыл мәктәбенең иң яхшы сыйныфы бассейнга бару юлламасына лаек булды.
Советлар Союзы Герое Г.Г. Романов исемендәге мәктәптә уку елы дәвамында «Елның иң яхшы сыйныфы» бәйгесе узды.
Аның кысаларында укучыларга, төрле чараларда һәм акцияләрдә катнашып, үзләрен дус, бердәм коллектив итеп күрсәтергә кирәк иде. Әлбәттә инде, яхшы укырга һәм мәктәп Уставын үтәргә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы булып дип 4 сыйныф танылды.
Җиңү өчен бүләк Аксубайга онытылмаслык сәфәр булды, аның өчен транспортны Кәкре Күлдә урнашкан ”Волга Селект” ҖЧҖ предприятиесе идарәчесе Сергей Исаев бирде.
Балалар бассейнда рәхәтләнеп йөзделәр, сыйныф җитәкчесе Татьяна Чубурова белән бергә бистәнең төзекләндерелгән яр буеннан җәяүләп уздылар, фонтан янында ял иттеләр, Хәрби дан мемориалы янында истәлеккә фотога төштеләр.
Сәяхәт Аксубайның бер кафесында бәйрәм төшке ашы белән тәмамланды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев