Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Иске Тимошкино авылында якташ герой истәлеген мәңгеләштерделәр

Иске Тимошкино урта мәктәбендә Хәтер тактасы ачылды.

Халык, яңгыр явып торуга карамастан, Пантелеев Дмитрий Сергеевич истәлегенә мемориаль такта ачуга багышланган митинг башлануын көтте.

Мәктәп янында халык күп җыелды, тантаналы мохит хөкем сөрде. Белем бирү учреждениесе янындагы паркта мәктәп укучылары сафка басты. Хәтта түбән сыйныф укучылары да, өлкәннәрнең җитди йөзләрен күреп һәм вакыйганың әһәмиятен аңлап, тыныч кына басып тордылар.

Сугышчының батырлыгына хөрмәт күрсәтер өчен геройның дуслары, укучыларның әти-әниләре, битараф булмаган авылдашлары килде. Тантана район һәм җирле хакимият органы җитәкчеләре катнашында узды.

Тантананы алып баручы мәктәпнең әйдәп баручы укытучылары Дмитрийның үзенә һәм башкаларга карата нинди таләпчән һәм шул ук вакытта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы турында сөйләделәр. Директорның тәрбия буенча киңәшчесе Наталия Яшмурзина билгеләп үткәнчә, Дмитрийга һәрвакыт укытучылар да, сыйныфташ дуслары да таяна алган.

– Башкача булуы мөмкин дә түгел иде, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Махсус хәрби операция күрсәткәнчә, сугышка иң яхшылар китә. Бары тик иле белән булган хәлләргә битараф булмаганнар гына аны үз гомерләре бәрабәренә якларга сәләтле.

Геройның әти-әнисе район башлыгына, җирлек җитәкчесенә, шулай ук тантанада катнашучыларга рәхмәт белдерергә көч таба алдылар.

Тантаналы мизгел: Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары В.М. Сотников, С.Г. Малюков һәм махсус хәрби операция катнашучысы И.В. Андреев гранит тактадан ак япманы төшерделәр.

Митингта катнашучылар алдында яшь герой образы пәйда булды.

Хәтер тактасында: «Пантелеев Дмитрий Сергеевич – рядовой, штурмчы хәрби бурычын үтәгәндә, 2023 елның 20 октябрендә Донецк өлкәсенең Волноваха торак пункты янында батырларча һәлак була», дигән сүзләр язылган.

Район башлыгы Камил Гилманов геройның әнисенә чәчәк бәйләме бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев