Иске Мокшино мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлаган көн икеләтә бәйрәмгә әйләнде
Уку елының соңгы көнендә мәктәпнең ике мөгаллиме юбилеен билгеләп үтте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наҗия Мирҗановага һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Елистратовага 55 яшь тулды.
Мәктәп җитәкчелеге, укытучылар коллективы һәм укучылар бу көн Наҗия Сантборхан кызы белән Людмила Михайловна хәтерендә якты вакыйга буларак истә калсын өчен тырыштылар.
Авыл мәктәбе ул – үзенчәлекле дөнья, аерым мөнәсәбәтләр. Һәркем бер-берсен яхшы белгән авылда укытучы әти-әнисе дә аның укучылары булган бала язмышы өчен җавап бирә.
Кешенең эчке дөньясы мәктәптә салына, һәм бу планда авыл балаларына бәхет күбрәк елмая. Алар табигать кочагында, уртак җылы мөнәсәбәт шартларында үсә һәм тәрбияләнә. Гаҗәп түгел, алар өчен укытучылар да, мәктәп тә кадерле, чөнки алар биредә белем генә түгел, ә яшәргә өйрәнә торган гади хакыйкатьләрне дә үзләштерәләр.
Авыл укытучылары исә, һөнәр сайлагач һәм белем бирү учреждениесе бусагасын атлап кергәч, кагыйдә буларак, аның диварларын бары тик пенсия яше җиткәч кенә калдырып китәләр. Гәрчә бу бик авыр хезмәт булса да. Бу хакта Фәнис Яруллинның шигырь юлларын китереп үтәсе килә:
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез –
Сез иң гадел кеше икәнсез!
–Ләкин без башка язмышны, башка бәхетне күз алдына да китерә алмыйбыз, – диләр тантана сәбәпчеләре бер тавыштан, чәчәк бәйләмен күкрәкләренә кысып.
Аларның икесе дә бу мәктәптә кырык елга якын эшли! Бәйрәм линейкасында хезмәтләрен хөрмәтләп һәм районның мәгариф тармагын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Наҗия Мирҗановага һәм Людмила Елистратовага Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев