Җиңү көне алдыннан район мәктәпләрендә агачлар һәм куаклар утырттылар
Һәр агач, һәр чәчәк – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен тыныч тормышта яшәүче буыннарның хәтер һәм рәхмәт символы
Җиңү көне алдыннан Иске Тимошкино мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары куаклар һәм агачлар утырттылар, ә 5 сыйныф укучылары бүлмә гөлләрен чүлмәкләргә утыртып, мәктәп бакчасына алып чыктылар. Мәктәп бакчасына утыртылган чәчәкләр мәңгелеккә киткән Ватанны саклаучылар турында искә төшереп торачак. Сыйныф җитәкчесе Е.В. Расчислова сүзләренчә, укучылар, чәчәкләрне тәрбияләп-карап, Ватанны саклаучылар турында искә алырлар, аларның дошманга каршы батырларча көрәшүләре аркасында укый, уйный, хыяллана алулары турында уйланырлар.
«Җиргә бакча бүләк ит» акциясенә шулай ук Аксубайның 2 нче урта мәктәбе һәм Иске Ибрай урта мәктәпләре дә кушылды.
Укытучылар һәм техник персонал белән бергә укучылар мәктәп бакчасында агач үсентеләре утырттылар.
Мондый чаралар балаларда һәм яшүсмерләрдә табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт, җиргә мәхәббәт формалаштыра, – диләр бу белем бирү учреждениеләренең директорлар киңәшчеләре. – Ә туган җиргә мәхәббәт – ватанпәрвәрлек ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев