Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Илебез әләменең иң зур аппликациясен ясадылар

Иске Ильдеряк мәдәният учагы хезмәткәрләре мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр белән «Минем Россия әләме» осталык дәресен күрсәттеләр

Россия көне алдыннан үткәрелгән осталык дәресе балаларның иҗади сәләтләрен үстерү мөмкинлеге генә түгел, ә Ватанга мәхәббәт чагылышы да булды.

– Чара шулай ук балаларга Россия символикасы турында кызыклы фактлар белән танышу мөмкинлеге дә тудырды, – дип сөйли чара турында педагогика ветераны Лидия Горбунова. – Моннан тыш, мондый остаханәләр патриотик тәрбия буенча эшнең мөһим өлеше булып тора.

Бәйрәм алдыннан лагерьда тәрбия буенча директор киңәшчесе Марина Пикалова «Непоседы» лагереннан команда ярышлары формасында узган «Россияне ач» интеллектуаль биатлон оештырды. Балаларга дистанциядә Россия турындагы сораулардан торган утлы чикләр булган эстафетаны узарга кирәк иде.

Беренче отряд җиңү яулады! «Непоседы» лагеренда ял итүчеләр Россияне менә шулай күңелле һәм дәртле итеп «ачтылар»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев