Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Яшьләр хәрәкәте активистлары Бөтенроссия проектында катнашты

Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.

Укучыларга аңын югалткан кешегә оператив ярдәм ысуллары турында Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре (ОБЗР) укытучысы Юрий Николаев һәм Беренчеләр хәрәкәте кураторы Марина Пикалова сөйләделәр.

Осталык дәресендә укучылар кан агымын туктату ысулларын да үзләштерделәр, ясалма сулыш алдырырга да өйрәнделәр. Ә аны тәмамлаганнан соң, алар үзләре үк аңын югалткан кешене тормышка кайтарырга мөмкинлек бирә торган алымнарны күрсәттеләр. Чарада катнашучылар шул рәвешле осталык дәресе барышында алган белемнәрен кулландылар.

– Бөтенроссия Беренчеләр хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла торган әлеге файдалы проект беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үстерүгә һәм мәктәп укучыларында актив социаль-җаваплы позиция формалаштыруга юнәлтелгән, – дип билгеләп үтте Марина Пикалова. – Балалар битараф булмау һәм иң гади гамәлләрнең кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәчәген аңларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев