Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искә төшерделәр
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары 2 нче Аксубай мәктәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар
Район мәктәпләреннән унбиш команда куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итә торган кагыйдәләрне искә төшерү, кабатлау һәм башкаларга искәртү өчен җыелды.
Отрядлар ярышын Нурлат шәһәренең ЮХИ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм Аксубай районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Татьяна Мартынова һәм ЮИД отрядлары җитәкчеләре бәяләде.
–Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! Юлларыгыз имин булсын! – дигән сүзләр очрашуда ал тасма булып үрелеп барды.
Фото: 2 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев