Яшь инспекторлар ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерделәр
Аксубай 3 нче мәктәбенең яшь юл инспекторлары ата-аналар җыелышында чыгыш ясадылар.
Укучылар яшь юл хәрәкәте инспекторларының уку елы эчендә башкарган эшчәнлеген тәкъдир иттеләр.
Шул рәвешле алар юлда хәрәкәт иминлеге бары тик аның һәр катнашучысына гына бәйле булуын искәрттеләр.
Яшь инспекторлар ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белешмә, шулай ук үз куллары белән ясаган бүләкләр тараттылар.
Җыелышта катнашучылар алдында шулай ук муниципаль райондагы куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалау белгече Татьяна Мартынова чыгыш ясады. Инспектор җыелышта катнашучыларны республикада юл-транспорт һәлакәтләре турында статистик мәгълүматлар белән таныштырды һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен Дәүләт автоинспекциясе чаралары (штрафлар) турында искәртте.
Кунак җыелыш барышында килгән сорауларга җаваплар да бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев