Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Яңа Тимошкино мәктәбе укучылары белән очрашу Урман көненә багышланды

Яңа Тимошкино мәктәбендә район урманчысы белән очрашу узды

Аксубай урманчылыгы белгече Сергей Мартынов укучыларга урманнарның кеше тормышында роле һәм әһәмияте турында сөйләде.

– Бөтендөнья урманнарны яклау көненең Аурупа авыл хуҗалыгы конференциясе инициативасы буенча гамәлгә куелганын һәм аның БМО каршындагы Бөтендөнья авыл хуҗалыгы конфедерациясе тарафыннан хупланганлыгын бөтен кеше дә белми, – дигән сүзләр белән чараны ачты кунак. – Сез, ә монда авыл хуҗалыгының нинди катнашы бар, дип сорарсыз? Урманнар – безнең планетаның үпкәсе, алар аны кислород белән генә тәэмин итеп калмыйлар, аның климатын формалаштыруда да катнашалар, су ресурсларын, туфрак уңдырышын һәм ландшафтларны саклыйлар. Димәк, бөртеклеләрне үстерү өчен шартлар тудыралар, кешеләрне ризык һәм сәламәт мохит белән тәэмин итәләр.

Очрашу җанлы аралашуга күчте һәм аның барышында урман белгече балаларга урманнарның торышы турында мәгълүмат җиткерде, игътибарны аларны саклауның мөһимлегенә юнәлтте.

Укучыларны Җирдә һәр секунд саен булып торган янгыннар, законсыз кисүләр, табигый һәлакәтләр һәм корткыч бөҗәкләрнең тәэсире аркасында 1,5 гектардан артык урманнарның юкка чыгу факты гаҗәпләндерде.

Балалар әңгәмә барышында Россиядә милли байлык өлешенә дөнья урманнары мәйданының биштән бер өлеше һәм агач чималы запасларының якынча шундый ук өлеше туры килүен белделәр. Аларның әһәмияте бәһасез чимал буларак кына түгел, Җирдәге тормыш шартларын бәяләүче биосфераның мөһим компоненты буларак та гаять зур. Шуңа күрә урманнар өстенлек итә һәм милли проектлар кысаларында ел саен аларны торгызу буенча көзен – «Урманнарны саклау» һәм язын «Хәтер бакчасы» дигән акцияләр уздырыла.

Укучылар алда торган урманнарны торгызу буенча барлык акцияләрдә дә, һичшиксез, катнашабыз дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев