Яңа Дума мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы мәктәп абруен раслады
Яңа Дума мәктәбе язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Думави исемен юкка гына йөртми.
Аның диварларыннан гадәттәгечә булачак шагыйрьләр һәм язучылар чыга. Алтынчы сыйныф укучысы Алия Вәлиуллинаның әдәби бәйгедә катнашу нәтиҗәсе моңа тагын бер дәлил булды. «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучыларның Бөтенроссия бәйгесе татар телен, әдәбиятны, мәдәниятне саклау һәм үстерү, әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау максатында үткәрелә.
Алиянең «Язмышка табыну» шигыре иң яхшыларның берсе дип танылды. Алия (укытучысы Г.А. Абдушева) бәйгенең зональ этабының I турында җиңүче дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев