Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Яңа Дума мәктәбе мәйданчыгында башлангыч сыйныфлар укытучыларының семинары булып узды

Семинарда катнашучылар түбән сыйныфлар укучыларының грамоталылыгын формалаштыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума төп мәктәбе мәйданчыгында «Кече мәктәп укучыларының грамоталылыгын формалаштыру буенча эш тәҗрибәсе» темасына чара узды.

Баланы беренче сыйныфка озатып, әти-әниләр аның белән бергә кабат белем дөньясы ишекләрен ача башлый. Әмма бу килеп чыксын өчен, баланың укырга теләге булырга тиеш.

Монда укытучының роле бик зур! Кулда бөтен нәрсәне дә сыйдырган смартфон булганда замана баласын укуга ничек мотивацияләргә?

Әлбәттә инде, беренче чиратта аның белән уртак тел табарга. Башлангыч сыйныфлар укытучылары өйрәнү семинарында гомуми белем бирүнең башлангыч буынында белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы әлеге һәм башка бик күп нәрсәләр турында фикер алыштылар.

– Бүген мәктәпләрнең бурычы – әзер белем яисә әзер мәгълүмат бирү генә түгел, ә укырга өйрәтү, – дип билгеләп үттеләр семинарда катнашучылар.

Хуҗалар хезмәттәшләрен бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Ачык дәресләр дә, «Аулак өй», «Шушы яктан, шушы туфрактан без» сыйныфтан тыш чаралар да семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Дәрестән тыш чараларда туган телдә бик күп җырлар, шигырьләр яңгырады, уеннар күрсәтелде. Чараны анализлап кунаклар семинарны әзерләүнең һәм оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев