Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Ял лагерьларында районның биш йөздән артык укучысы сәламәтлеген ныгытачак

Җәйге каникулларда районның барлык урта мәктәпләре базасында балаларның ялы оештырылачак

Мәктәп каникуллары чорында балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

– Аксубай муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру программасы буенча 563 баланы савыктыру планлаштырыла, – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге белгече Валентина Краснова. – 1 июньнән үк инде Аксубайның өч гомуми белем бирү оешмасы, Иске Ибрай, Иске Мокшино, Иске Тимошкино, Савгач, Кәкре Күл, Сөнчәле, Түбән Майна, Иске Ильдеряк урта мәктәпләре базаларында балалар өчен көндезге мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары эшли башлаячак. Мәктәп яны лагерьларында дүрт йөз укучы ял итәчәк һәм сәламәтлеген ныгытачак.

– Безнең район укучылары республиканың кайсы шәһәр яны лагерьларында ял итә алачак?

– Балаларның ялы республиканың шәһәр яны лагерьлары базасында да оештырыла. Профильле сменада утыз бала Казанның Биектау районындагы «Чайка» лагеренда унсигез көн дәвамында ял итәчәк. Төркем комплектлаштырылган инде. Ял вакыты – 20 июльдән 6 августка кадәр. Төркем составында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән өч бала ял итәчәк.

Хәзерге вакытта авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән 27 бала өчен «Радуга» лагереның профильле сменасына туплау бара. Ял итү дәвамлыгы – 21 көн. Ата-аналардан юллама өчен түләү алынмый.

Чистайга «Вымпел» палатка тибындагы лагерьга җиде көнлек профильле сменага туплау дәвам итә. Ял июль аена билгеләнгән. Ата-ана кертеме – 1 477сум 70 тиен.

Шулай ук «Дети Галактики» палатка тибындагы лагерьга җиде көнлек профильле сменага балаларны туплау бара.

Июльдә профилактик исәптә торучы яшүсмерләрнең Чистай шәһәренең «Вымпел» лагерына җиде көнлек ялы оештырыла. Әти-әниләрдән взнос таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев