«ЭкоЯз-2024» акциясе һәм аның кысаларында экологик квестлар дәвам итә
Алдагы көннәрдә укучыларга территорияләрне җыештыруда һәм төзекләндерүдә, шулай ук яшел үсентеләр утыртуда катнашырга туры киләчәк.
Яңа Тимошкино һәм Яңа Дума мәктәпләрендә квестлар традицион шимбә өмәләре формасында уза.
– Шимбә өмәләре – барысын да берләштерүче матур традиция генә түгел, ә һәр кешегә әйләнә-тирә мохит турында кайгырту һәм файдалы эш эшләү мөмкинлеге дә, – диләр сыйныф җитәкчеләре.
Педагоглар, укучылар белән бергә, мәктәп территорияләрен җыештыралар һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерәләр.
Бу өмәләр мәктәпләрдә тамга өчен генә уздырылмый, аларда катнашкан һәркем чарага өлешчә үзенең күңел җылысын кертә һәм уртак хезмәт нәтиҗәсенә чын күңелдән шатлана. Ә бу – инде беренче барлыкка килгән чәчәк түтәлләре, яшел үсентеләр.
Һәйкәлләрнең чиста, төзек территорияләре барысын да сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев