Директор киңәшчесенә Калининградка сәяхәт бүләк булды
3 нче Аксубай мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Рушания Моратшина «Путешествуем с «Учительской» остазлар бәйгесе финалына чыкты.
Педагог өчен бүләк Калининградка бару булды.
Мини-сәяхәтне оту өчен бәйге сынауларын үтәү таләп ителде, алар арасында үсешнең шәхси траекториясен билгеләүгә тест үткәрү бар иде.
Нәтиҗә бер атнадан игълан ителде.
– Мин үз күзләремә ышанмадым, шатлыкның чиге булмады! Мондый мөмкинлек өчен Зур тәнәфескә рәхмәт. Россия – мөмкинлекләр иле! – диде педагог-остаз.
Фото: 3 нче мәктәп архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев