Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Биш бала анасы өчен беренче урында эш була

Авыл укытучылары өчен мәктәп һәрвакыт беренче урында

Алар өчен, укучыларның дәресләрдән тиешле белем күләме алып кына калмыйча, ә бераз гына булса да мәктәптән игелекле булып китүләре мөһим. Чөнки балалар тормыш юлын укытучылары ярдәмендә сайлый. Ә авылда, табигать кочагында һәм гомуми игътибар һәм кайгырту мохитендә алар мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсәләр.

– Елизавета Петровна, безгә укымышлы кешеләр булырга ярдәм итәргә тырышып, беркайчан да шәхси вакыты белән исәпләшмәде, гәрчә алар ире, Василий Музилеевич белән, ул да шулай ук безнең укытучыбыз, биш бала тәрбияләп үстерсәләр дә! – дип истәлекләре белән бүлештеләр Савгач мәктәбенең педагогика ветераны Елизавета Моисееваның элеккеге укучылары. – Моннан тыш, алар да, авылда яшәүче бөтен кеше кебек үк, йорт тутырып мал-туар асрадылар, чөнки авылда шәхси хуҗалыктан башка яшәве авыр иде.

Россиянең төрле шәһәрләренә сибелгән укучылары яраткан укытучыларын 90 яшьлек юбилее белән котларга ашыктылар. Бу истәлекле көндә Елизавета Петровна белем биргән укучылар аның өчен иң кадерле кунаклар булдылар.

– Ни өчен без бүген мондамы? Чөнки Сез үз бәхетегезне яраткан эшегездә һәм бездә күрдегез, һәм без моны тойдык, белдек, – дип мөрәҗәгать иттеләр дулкынлану хисләре кичергән тантана сәбәпчесе Елизавета Петровнага аның элеккеге укучылары.

– Әйе, укытучы һәр яклап үрнәк – эше белән дә, тормыш рәвеше белән дә һәркемнең күз алдында, – диде, ветеранны район башлыгы Камил Гилманов исеменнән тәбрикләп, мәдәният йорты җитәкчесе Алексей Тимирясов. – Укытучы – сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керүче, барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучыбыз тора.

Бәйрәм сәбәпчесен истәлекле юбилее белән котлап, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, ул да шулай ук Елизавета Петровнаның укучысы, кунакларга мөрәҗәгать итеп:

–Ә сез Сидул Ерыклы авылында илленче еллар уртасында ирле-хатынлы Моисеевлар утырткан каен агачларының бүген дә кешеләрне сөендереп үскәнен беләсезме? Алар гади авыл укытучылары Моисеевларның игелекле гамәлләре турында буыннардан-буыннарга тапшыралар сыман. Елизавета Петровна бу авылда үзенең хезмәт юлын башлангыч мәктәп мөдире булып башлаган. Әйе, безнең укытучыларыбызга һәрберебездә шәхес күрү һәм дөрес сайлау мөмкинлеге тудыру мөһим иде. Минем дә бүген барысы өчен дә Елизавета Петровнага шәхсән рәхмәт әйтәсем килә. Шул вакытта Елизавета Петровна бездә авыл халкына хас булган эчкерсезлек, кече ватанга мәхәббәт, гореф-гадәтләргә тугрылык кебек сыйфатларны саклап калырга тырышты.

–Укытучының иң зур казанышы – ул рәхмәтле укучылары булуын мин бүген тагын бер кат аңладым, – дип дулкынланып сөйләде тантана сәбәпчесе. – Ярты гасыр аша үзең турында аларның җылы рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк. Алар мәктәпне нинди җылылык белән искә алалар, үзләренең тормыштагы уңышлары белән горурланалар. Ә безгә тагын нәрсә кирәк?! Бүген кызым, инглиз теле укытучысы Надежда мисалында, укытучыларның укучыларда белемгә, мөстәкыйльлеккә омтылыш уятырга тырышып, алар белән ничек тырышып шөгыльләнүләрен күрәм. Ә мәктәп, укучылар еш төшемә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев