Батырлык дәресләре реаль вакыйгаларга һәм реаль геройларга нигезләнә
Районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү комплекслы программасын гамәлгә ашыру кысаларында Батырлык дәресләре уза.
Унике мәктәптә, шул исәптән 2нче мәктәптә мондый дәресләр ПДН инспекторы Фоат Абдуллин катнашында үтте. Бу мөһим чарада шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре яисә милиция ветераннары да катнаша.
– Батырлык дәресләренең максаты булып укучыларда гражданлык турында күзаллау һәм гражданлык тәртибе җаваплылыгын тәрбияләү тора, – дип сөйли Фоат Абдуллин. – Гадәттә алар әхлаки кыйммәтләр, ватанпәрвәрлек турында диалог яисә фикер алышу фомасында уза. Шул ук вакытта укучыларның игътибары илдә барган реаль вакыйгаларга һәм Ватан сакчыларының батырлыкларына юнәлдерелә, аларның биографияләре актив гражданлык позициясен күрсәтә. Мисалга, Иске Кыязлы төп мәктәбенә батырлык дәресенә махсус хәрби операциядә катнашучы чакырылган иде, аның чыгышы балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанам.
Батырлык дәресләренә әзерлек барышында сыйныф җитәкчеләре укучыларның активлыгын, аларның чарада кызыксынуын һәм аның әһәмиятен аңлауны исәпкә алып эш итәләр. Батырлык дәресләре үткәрү турындагы мәгълүматлар белем бирү учреждениеләре сайтларында һәм мәгълүмати стендларда чагылыш таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев