Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Балалар бакчалары тәрбиячеләре һөнәри осталыкларын күрсәттеләр

«Кояшкай» балалар бакчасында район балалар бакчаларының иң яхшы тәрбиячеләре һөнәри осталыкта көч сынашты.

Бу «Ел тәрбиячесе – 2023» республика бәйгесе муниципаль этабы финалы булды.

«Ел тәрбиячесе – 2023» бәйгесенең максаты – талантлы педагогларны ачыклау һәм алдынгы тәҗрибәне тарату.

Читтән торып катнашу турында үзенең иҗади материалларын һәм педагогик концепцияләрен жюри карамагына 20 тәрбияче тәкъдим итте. Икенче этапка җиде педагогик хезмәткәр чыкты, алар финалда районның иң яхшы тәрбиячесе исеме өчен көч сынаштылар. Алар «Минем педагогик табышым» һәм «Балалар белән чара» бәйге сынауларында ярыштылар.

Нәтиҗәдә беренче урынга «Түбән Баланда башлангыч белем бирү мәктәбе – балалар бакчасы» тәрбиячесе Полина Малова чыкты, «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Айсинә Вәлиәхмәтовага 2 урын бирелде, «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Беляева – өченче урында.

«Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә Савгач балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Падирякова аерылып торды. «Ләйсән» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алена Ильгузина «Илһам чыганагы» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

«Иҗат могҗизалар тудыра» номинациясендә жюри «Буратино» тәрбиячесе Ләйсән Дьяконованың чыгышын билгеләп үтте.

Лариса Маклакова «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә (Иске Ильдеряк балалар бакчасы) һөнәр осталыгын күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев