Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл халкы өчен үзешчән концертлар һәрвакыт бәйрәм кебек

Җиңү көнендә авыл халкы гадәттә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын көтә

Әгәр анда балалар да катнаша икән, бу – икеләтә бәйрәм.

Балалар чыгышыннан да яхшырак, чистарак һәм эчкерсезрәк нәрсә юк.

Кәкре Күл авыл клубы хезмәткәрләре озак еллар дәвамында бу традициягә тугры кала, алар мәктәп белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бәйрәм көнне дә шулай булды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм концертында Г.Г. Романов исемендәге мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йортының “Родные напевы” ансамбле башкаруында сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары яңгырады, биюләр тәкъдим ителде. Концертка алып баручылар Тимур Зубрилкин һәм Надежда Борисова аерым төсмер бирде.

Иске Савруш авыл мәктәбендә дә Бөек Җиңүгә багышланган концерт узды.

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан безнең Бөркетләр дә төрле чаралар оештырдылар.

Фото: Кәкре Күл һәм Иске Савруш мәктәпләре архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев