Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәпләре укучылары командада эшли белүләрен күрсәттеләр

Иске Мокшино мәктәбе укучылары аларның командасында бер кеше – бөтен кеше өчен, бөтен кеше – бер кеше өчен булуын дәлилләделәр.

Иске Мокшино мәктәбе укучылары «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль олимпиадасыннан призерлар булып кайттылар.

Интеллектуаль олимпиаданың төбәк этабында Идел буе федераль округыннан 25 мәктәп командасы катнашты.

Олимпиада гомуми зачет белән берләштерелгән өч турнирдан торды, шул ук вакытта сорауларның бер өлеше Татарстан Республикасы халыкларының тарихына, мәдәниятенә һәм туган телләренә багышланган иде.

1 турнир –«Үз уен» команда уены – 5шәр сорау кергән 5 темадан торды;

2 турнир – «Интеллектуаль күп төр» – төрле формадагы интеллектуаль биремнәр кергән 5 раундтан торды;

3 турнир – «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены 24 сорауны үз эченә алды.

Киеренке көрәш процессында Марс Бикулов тәрбияләнүчеләре интеллектуаль сәләтләрен һәм эрудицияләрен, шулай ук командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Һәм лаеклы рәвештә призерлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев