Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы олимпиадада стандарт булмаган фикерләү күрсәтте
Яңа Тимошкино төп мәктәбе укучысы Агата Леонтьева Чаллыда Winkid олимпиадасында катнашты.
Казан федераль университеты оештырган һәм уздырыла торган Winkid олимпиадаларының төп максаты – мәктәп укучыларының барлык яңалыкларга тотрыклы кызыксынуын ачыклау һәм үстерү, аның танып белү активлыгын үстерүгә өстәмә стимуллар булдыру.
–Казан Федераль университеты оештырган Winkid олимпиадасының төп максаты – укучыларның дөньяга яңача карашы, яңа белемнәр алу, җаваплылык хисе кичерү, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү мөмкинлеге ул, – ди Агатаның математика укытучысы Наталья Иванова. – Һәм шул ук вакытта белем алу күңелле булуын күрсәтергә кирәк, чөнки бу – якты тәэсирләр белән тулы вакыйга. Winkid олимпиадаларында даими катнашу баланың дөньяга карашын киңәйтә һәм фәнне мөстәкыйль өйрәнүгә этәрә.
Агата Леонтьева олимпиада биремнәрен чишкәндә стандарт булмаган фикерләүне күрсәтте.
Фото: Яңа Тимошкино мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев