Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәбенең казанышлар җыелмасы тагын бер бүләк белән тулыланды

Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Республика видеороликлар бәйгесе җиңүчесе дип табылды.

«Суда һәм бозда уяу булачакмын» дигән республика бәйгесе кышкы чорда сулыкларда балалар катнашында бәхетсезлек очракларын профилактикалауны һәм булдырмауны күздә тота.

– Алда торган кышкы каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгы – иң мөһим бурычларның берсе, – дип сөйли беренче сыйныфлар укытучысы Татьяна Чубурова. – Ел саен үткәрелә торган бәйгенең бурычы – боз кату чорында сулыкларда хәвефсез тәртип кагыйдәләренә һәм, әлбәттә, очраклы рәвештә бозлы суга төшеп киткән кешегә беренче ярдәм күрсәтү ысулларына өйрәтү. Тиешле ролик булдыру процессында без балалар белән гади ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәндек һәм аларның тырышлыгы бүләкләнде. Бу, әлбәттә, балаларны яңа бәйгеләрдә катнашуга рухландыра, канатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев