Авыл мәктәбендә чыгарылыш укучысы – сенатор белән очрашу булды
Кәкре Күл урта мәктәбендә чыгарылыш укучысы Валерий Васильев белән очрашу булды.
Валерий Николаевич – РФ Федераль җыелышының Федерация Советы әгъзасы.
Коллектив мактаулы кунакны җылы һәм шатланып каршы алды. Мәктәпнең элеккеге укучысы хөрмәтенә өлкән сыйныф укучылары иң яхшы сәнгать номерларын башкардылар.
Валерий Николаевич балаларга үзенең тормышы, үз алдына нинди планнар һәм бурычлар куюы һәм максатларына ничек ирешүе турында сөйләде. Кунак укучыларның сорауларына да җавап бирде.
Валерий Васильев озак еллар дәвамында мәктәп белән элемтәдә тора. Аның ярдәме белән мәктәптә генә түгел, туган авылында да бик күп эшләр башкарылган.
Шундый игътибар өчен рәхмәт йөзеннән мәктәп директоры Наталия Купцова коллектив исеменнән мәртәбәле кунакка рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев