Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәбе укучыларына экстремизмның асылын ачтылар

Сөнчәле урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучыларына бөтен нәрсәне җимерүче күренешнең барлыкка килү сәбәпләре турында күзаллаулар бирделәр

«Экстремизм турында нәрсә белергә кирәк?» дип аталган профилактик әңгәмә барышында яшүсмерләргә терроризм һәм экстремизм турында глобаль тема буларак сөйләделәр, аларның асылын ачтылар. Чара барышында аларның игътибарына «Терроризм – дөнья явызлыгы» һәм «Экстремизм» роликлары тәкъдим ителде.

Укучылар белән сөйләшүгә нәтиҗә ясап, районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Эльмира Крайнова ассызыклаганча, аларга киләчәктә төрле милләтләр, төрле дин тотучылар белән аралашырга туры киләчәк һәм һәркайсына башка халыкларын телен дә, дини карашларын да, мәдәни кыйммәтләрне дә хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк булачак. Чит кеше фикеренә карата түземлек, аңа хөрмәт тәрбияле кешенең төп сыйфаты булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев