Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Авыл мәктәбе укучылары геройларның янәшәдә генә булуларын белделәр

Иске Кыязлы мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасында катнашучы авылдашлары белән аралашып, геройларның янәшәдә генә яшәүләрен белделәр.

Батырлык дәресенә мәктәп җитәкчелеге кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучыны чакырды. Очрашу гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында оештырылды. Сыйныф җитәкчеләре тәрбияләнүчеләргә Украинадагы вакыйгалар турындагы дөреслекне анда турыдан-туры катнашучы сүзләре белән җиткерүне максат итеп куйдылар.

Балалар сугышчының сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар, ул бер үк вакытта аларның сорауларына да җавап бирергә өлгерде. Кунак аларның җылы сүзләр һәм рәсемнәр белән хатлары, солдатларның йөрәкләрен җылытуын һәм сугышчан рухта булырга ярдәм итүен билгеләп үтте. Мәктәп укучылары сугышчы хөрмәтенә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр һәм алгы сызыктагы сугышчыларга күңел җылысын салып ясалган рәсемнәр белән хатлар тапшырдылар. Очрашу вакытында укучылар чын батырларның янәшәдә генә яшәүләрен, батырлык, уяулык, Ватанга мәхәббәт сүзләренең – яңгырашлы сүзләр түгеллеген, ә гражданинның сыйфатлары булуын конкрет мисалда күрделәр.
Укытучылар исә, кунакка – мәктәпнең элеккеге чыгарылыш укучысына озак көтелгән Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр.

Фото: Иске Кыязлы авыл мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев