Авыл мәдәният учаклары һәм мәктәпләр тандемда эшли
Иске Үзи урта мәктәбе һәм мәдәният йорты Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында уртак чара уздырдылар.
«Куркынычсыз юл» танып белү-уен программасы диалог формасында узды. Конкрет хәлләр турында фикер алышып, балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларның дөрес һәм куркынычсыз гамәлләрен билгеләделәр. Танып белү уенын оештыручылар юлларда билгеләнгән Кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында һәр бала аңына җиткерергә тырыштылар.
Чарада катнашучылар “Яшел ут” викторинасында төп юл билгеләренең билгеләнешләрен кабатладылар. “Светофорның өч уты” һәм “Табышмаклар чаты” уеннарында катнашып, балалар ребусларны һәм табышмакларны теләп чиштеләр.
Авыл мәдәният йортында шулай ук Куркынычсызлык айлыгы кысаларында уртак «Коррупциягә – юк!» мәгълүмат сәгате узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев