Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучысы республика бәйгесендә чирекфиналга чыкты

Аксубай 2 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Дмитрий Новичков Казанда «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады

«Тархан» бәйгесе Россиянең төрки, татар, шулай ук республикабызда яшәүче халыкларның тарихына багышланган. Әлеге уникаль проектны КФУ Татарстанның Мәдәни министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм күп кенә гуманитар оешмалар белән берлектә гамәлгә ашыра.

«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесе төрки халыкларының тарихын һәм мәдәниятен белгән 10-11 сыйныф укучылары һәм урта-махсус уку биналары студентлары өчен оештырыла. Проектта җиңүчеләр Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтына «Төрки халыклары тарихы» юнәлеше буенча бюджет урыннарына укырга керү хокукы ала. Укучылар төрки халыклары тарихы буенча викториналарда катнашалар, ә уеннарны трансляцияләү ТНВ телеканалында алып барыла.

Яшьләр өчен төп мотивация булып КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына бушлай укырга керү тора. Бәйге ике турдан – читтән торып һәм телевизион турдан торды. Унынчы сыйныф укучысы Дмитрий, барлык сорауларга дөрес җавап биреп һәм максималь балл туплап, 1/8 финалда җиңүче булды һәм чирекфиналга чыкты. Билгеләп үтәргә кирәк, Аксубай 2 нче мәктәбе укучылары Роман Шәйхетдинов һәм Дмитрий Новичков узган уку елында әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар инде.

Әлеге уку елы дәвамында Дмитрий үзенең остазы – тарих укытучысы Геннадий Горбунов белән әлеге абруйлы бәйгегә әзерләнделәр һәм менә беренче турда лаеклы җиңү. Дмитрийны һәм аның остазын уңышлары белән котлыйбыз һәм киләсе турда җиңү телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев