Аксубай укучыларының әти-әниләре Бердәм дәүләт имтиханы ничек узуын үзләрендә сынап карадылар
Аксубайның 3нче урта мәктәбендә тарих буенча БДИ чыгарылыш сыйныф укучылары өчен булган шартларда кебек үк үтте.
Имтихан нәкъ 10.00 сәгатьтә башланды. Бу вакытка анда катнашучылар, протоколда каралган барлык моментларны үтәп, шул исәптән металл детектор аша үтеп, күрсәтелгән аудиториядә инде КИМнар – контроль-үлчәү материалларын алдылар. Җаваплы затлар тест материалларын, тиешле ачкычны алгач, станциядә шунда ук, алар янында ук бастырып чыгардылар.
Имтихан тапшыруга теркәлгән уналты кеше арасында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре генә түгел, ә сынауларга әзерлек процедурасының һәм имтиханның ничек үтүен карарга кызыксынган кешеләр дә бар иде. Без алардан ни өчен мәктәпкә кире кайтулары һәм чыгарылыш имтиханнары турында уртаклашуларын үтендек.
– Мәктәп укучыларының ата-аналары өчен мондый импровизацияләнгән имтиханнар чын БДИның барлык нечкәлекләрен аңларга ярдәм итә, – диде өч бала атасы Илшат Моратшин. – Алар теркәлүнең ничек узуын, керү алдыннан шәхси әйберләрне ничек тапшыруларын, шулай ук бланкларны тутыру кагыйдәләрен, балаларга реаль имтиханда тәкъдим ителгән биремнәрнең структурасын һәм эчтәлеген өйрәнә алалар. Шәхсән мин БДИда әти-әни буларак та катнашырга һәм тарихны мәктәп фәне буларак ни дәрәҗәдә хәтерләвемне тикшерергә булдым.
Күп балалы әти, телефонны ишек янындагы махсус өстәлдә калдырып, металл детекторы аша атлады.
– Менә, мин БДИ тапшырырга әзер, – дип шаяртты Илшат Исмәгыйль улы.
– Еш кына ата-аналар чыгарылыш сыйныф укучыларына караганда имтиханнарны әзерләү һәм тапшыру чорын борчылыбрак кичерә, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – Ә бит нәкъ менә дөрес психологик караш, фәнне белүгә ышаныч зур әһәмияткә ия. Монда гаилә һәм ата-аналарның роле бәяләп бетергесез. Бүгенге имтихан чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына балаларын уңай дулкынга куярга ярдәм итәр дип ышанам.
Рәмзия Сәлих кызы шулай ук катнашучыларның кайберләренә имтихан мохитен тою, икенчеләренә имтиханга әзерлек процедурасы кызыклы, өченчеләренә мәктәп программасын яхшы хәтерләгәннәрен күрсәтү мөһим, дип ассызыклады.
– Ләкин иң мөһиме – уллары яки кызлары урынында булу һәм алар кичергән хисләрне кичерү һәм алар өчен ярдәм төркеме булу мөмкинлеге, – диде ул.
Акциядә катнашучыларның берсе – Марина Мишина, чыгарылыш укучысы булган улына ярдәм итү өчен БДИ тапшырырга булган. Аңа, «Радуга» балалар бакчасы методисты буларак, мәктәп сынауларында катнашу тәкъдим ителгәч, ул икеләнмичә ризалашкан.
–Имтиханның барлык оештыру моментларын практикада аңлау миңа кызыклы булды, – диде ул. – Мәсәлән, укучыга черновик җитмәсә, нәрсә эшләргә? Быел улыбыз – БДИ, ә кызыбыз ОГЭ тапшырачак.
– Барысы да искиткеч үтте, оештыручылар барысына да хөрмәт белән карадылар, – дип билгеләп үттеләр имтихан тәмамлангач, ата-аналар. – Биремнәр дә бик катлаулы булмады.
Алар үзләре өчен ясаган иң мөһим нәтиҗә – тыныч булырга һәм паникага бирелмәскә кирәк.
– Биремнәрнең берәрсе килеп чыкмый икән, вакытны әрәм итмичә, башкасына күчү яхшырак, — дип билгеләп үтте бер ата-ана. – Мин улыма киңәш бирәчәкмен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев