Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучыларына урман турында сөйләделәр

Аксубай урманчылыгы вәкилләре район мәктәпләрендә урман эше буенча ачык дәресләр үткәрделәр.

21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Мәктәп укучылары бу көнне озак истә калдырачак. Алар янына кунакка урманчылык хезмәткәрләре килде. Район мәктәпләрендә урманнардан файдалану һәм урманнарны торгызу буенча инженерлар Диана Макарова һәм Ирина Глухова булдылар.

Савгач мәктәбендә – Чабаксар участок урманчылыгы лесничие Алексей Данилов, Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай мәктәпләрендә участок лесничие Айрат Җамалиев ачык дәресләр үткәрделәр. Иске Тимошкино мәктәбендә участок лесничие Сергей Мартынов булып китте.

Участоклар белгечләре һәм җитәкчеләре балаларга урманнар тарихы, кызыклы фактлар, урман ресурсларыннан файдалану турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар урман хезмәткәре һөнәре турында, бу һөнәргә кайда укытулары турында белделәр.

Фото: мәктәпләр архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев