Аксубай укучылары студент булырга хыялланалар
Аксубай 3 нче белем бирү оешмасының унынчы сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлаган укучы белән очрашты.
Балалар тизрәк мәктәпне тәмамлап, институтлар аудиторияләре мохитен, һавасын тоемларга ашкыналар. Һәм моңа нигез дә бар. Студентларның озак көтелгән каникуллары башланды, бүген – Татьяна көне.
Хәзерге чыгарылыш укучылары, үз чиратында, яраткан, кадерле укытучылары белән күрешергә ашыгалар. Бу Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтының беренче курс студенты Полина Елендеева өчен дә искәрмә булмады.
Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе аның белән очрашу оештырды.
Полина укучыларга үзе белем ала торган уку бинасы, студентлар тормышы, беренче зачетлар һәм имтиханнар, авырлыклар турында сөйләде. Ул югары уку йортында укуның кызыклы моментларына да тукталды. Кунак укучыларның күпсанлы сорауларына да җавап бирде.
–Без үзебезнең чыгаралыш укучыларын туган мәктәбебездә күрүебезгә һәрвакыт шат. Аларның уңышлары белән горурланабыз, – диде очрашуны оештыручы Рушания Моратшина.
Фото: 3 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев