Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучылары Роспотребнадзор хезмәте турында белделәр

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Роспотребнадзорның территориаль идарәсе белгечләре өлкән сыйныф укучылары белән очрашулар уздырды.

Һөнәр белән танышу буенча ачык дәресләр Иске Ибрай, Иске Үзи гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 2нче һәм 3нче Аксубай мәктәпләрендә узды.

Роспотребнадзор – бу нинди хезмәт, аның алдына нинди бурычлар куелган, профилактик медицинаның халык тормышында нинди роль уйнавы – боларның барысы турында да укучылар белән Нурлат территориаль бүлегенең I разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлова сөйләде.

Мәктәптә аерым формадагы хатын-кызның пәйда булуы балаларда кызыксыну уятты. Дәресләрдә алар хезмәт вәкилен игътибар белән тыңладылар. Белгеч белән очрашу укучыларга иң катлаулы һәм мөһим һөнәрләрнең берсе турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Балалар Роспотребнадзор эшчәнлегенең кешенең бөтен тормыш юлында: бала тудыру йортында, балалар бакчасында, уку йортында, кибеттә, эш урынында, медицина учреждениесендә озата баруын белделәр.

Роспотребнадзор хезмәтенең вәкаләтләре төрле юнәлешләрне үз эченә ала. Алар барысы да кешеләрнең сәламәтлеген саклауга, аларның куркынычсызлыгын һәм иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Балалар кызыксынып РФ Дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәтенең 1922 елда, Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышларыннан соң илдә холера эпидемиясе башлангач барлыкка килүен белделәр. Авыр санитар-эпидемиологик вәзгыять дәүләт дәрәҗәсендә йогышлы авыруларга каршы кичектергесез көрәш чараларын таләп итә. Яшь тыңлаучылар шулай ук сәламәтлек саклауда хезмәтләре белән бу өлкәдә иминлеккә ирешкән күренекле шәхесләр турында да белделәр. Бу, беренче чиратта, Николай Семашко – сәламәтлек саклау җитәкчесе, санитария мәгарифе бүлеген оештыручы, педагог, табиб, социаль гигиена өлкәсендә галим. Быел сентябрь аенда аның тууына 150 ел тулды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында катлаулы бурыч тора – һөнәр сайлау. Гүзәл Исмәгыйлова белән очрашуда алар аның игътибарга лаек һөнәренең барлык аспектлары белән кызыксындылар. Гүзәл Исмәгыйлева Казан медицина уку йортларының медицина-профилактика факультетында максатчан укытуга бәйге турында сөйләде. Бәлки, укучыларның берәрсе еллар узгач санитария хезмәте хезмәткәрләре сафын тулыландырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев