Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучылары классиканы укыйлар

Кичә Иске Ильдеряк урта мәктәбендә «Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар бәйгесенең мәктәп этабы узды.

Бәйгедә җиңүчеләр булып Снежана Антонова һәм Екатерина Белова танылды.

Снежана Радий Погодинның «что у Сеньки было» хикәясен, ә Екатерина Юрий Яковлевның «Девочки из Васильевского острова» әсәреннән өзек укыдылар.

«Тере классика» Бөтенроссия бәйгесе 2023 елның 2 февралендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы канаты астында шундый ук исемдәге Фонд тарафыннан игълан ителгән. Бәйге сынаулары барышында укучылар үзләренең яраткан әсәрләреннән өзекләр укыйлар. Алар шулай ук тиешле сайтта басылган әдәбият исемлегеннән әсәрләр дә сайлый ала.

Бәйге берничә этапта үткәрелә:

  • сыйныфта
  • мәктәптә
  • районда
  • төбәк/ республика
  • бөтенроссия финалы
  • бәйгенең суперфиналы.

Катя белән Снежана, шулай ук аларның остазлары да бүген бәйгенең район этабына әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев