Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районында «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесе узды

Районда «Без бергә» республика балалар иҗаты фестиваленең муниципаль этабы бәйгесе чыгышлары тәмамланды.

Бәйге «Россия халыкларының этнографик мозаикасы» тематикасын үз эченә алды. Иҗади бәйгедә район мәктәпләрендә җиде яшьтән алып унсигез яшькәчә 300дән артык укучы катнашты.

Катнашучылар «Халык вокалы», «Халык вокаль ансамбле», «Хореография», «Инструменталь ансамбль», «Нәфис сүз», «Мода театры», «Театр сәнгате» номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Шулай ук иҗади гаиләләр һәм мөгаллимнәр өчен дә номинация булды. Район мәдәният йорты сәхнәсендә фестиваль көннәре бай эчтәлекле һәм эмоциональ узды.

– Фестиваль балалар һәм яшүсмерләрнең сәнгать-эстетик иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хикмәтуллина. – Ул халык традицияләрен саклауга ярдәм итә һәм, иң мөһиме, чын кыйммәтләрне күрсәтергә, әлеге юнәлеш белән күбрәк кешеләрне кызыксындырырга мөмкинлек бирә. Бәйгедә катнашучылар, жюри һәм яшьтәшләре алдында чыгыш ясап, дулкынландылар, шулай да үз номерларын зур артистлык белән башкардылар. Бездә талантлы балалар бик күп.

Муниципаль тур нәтиҗәләре буенча мәртәбәле жюри «Без бергә -2023» республика фестиваленең зональ этабында районны тәкъдим итәчәк иң яхшы номерларны сайлап алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев