Аксубай районы мәктәпләренең балалар инициативалары үзәкләрендә яңа идеяләр туа
Мәктәпләрнең балалар инициативалары үзәкләрендә тормыш кайный
Аларда укучылар якын планнар һәм чаралар турында фикер алышу өчен җыелалар, сыйныфтан тыш проектлар төзиләр. Бу шулай ук балалар иҗтимагый оешмалары активистларының җыелу урыны да, аларны биредә директор киңәшчесе һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала.
Район мәктәпләрендә балалар инициативалары үзәкләре беренче тапкыр 2023 елда барлыкка килде. Алар үз исемнәрен акладылар. Балалар инициатива үзәгенә, директор киңәшчеләре сүзләренчә, балалар рәхәтләнеп килә, чөнки монда төрле балалар һәм яшьләр хәрәкәтләре турында күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Һәм монда һәркем өчен үз шөгыле табыла һәм һәркем үз проектын эшләү белән шөгыльләнә ала. Директор киңәшчесе һәм мәктәп активистлары теләсә нинди иҗади идеяне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Аксубайның В.Г. Тимирясов исемендәге, 2 нче, 3нче һәм мәктәпләренең инициативалар үзәкләрендә эшлекле киңәшмәләр узды, анда активистлар үткәрелгән чараларны бәяләү һәм киләсе атнага планнар турында фикер алыштылар. Һәрвакыттагыча шау-шулы, күңелле һәм нәтиҗәле үткән эшлекле киңәшмәләрдә балалар бик күп кызыклы яңа идеяләр белән уртаклаштылар.
Фото: Аксубайның В.Г. Тимирясов исемендәге, 2 нче һәм 3 нче мәктәпләре архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев