Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы мәктәпләрендә Халыкара гаилә көне

Гаилә елы кысаларында Халыкара гаилә көне мәктәпләрдә зур бәйрәм буларак узды.

Иске Ильдеряк мәктәбендә көн буе җанлы атмосфера хөкем сөрде. Иң актив гаиләләр директор киңәшчесе оештырган гаилә бәйгесендә катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да үзләре хыялланган “Өйне” тәкъдир иттеләр. Балалар да, ата-аналар да бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбендә активистлар Гаилә елына багышланган стенд әзерләделәр һәм рәсем бәйгесе оештырдылар.

Иске Тимошкино мәктәбе укучылары, директор киңәшчесе белән берлектә, авыл китапханәсендә Ирина Туйкина әзерләгән чарада катнаштылар. Балаларны “Гаилә кыйммәтләре” китап күргәзмәсе һәм викторинасы көтте.

Гаилә, гаилә традицияләре турында күзаллау формалаштыру максатыннан, Кәкре Күл урта мәктәбендә Ирина Муллина оештырган “Минем гаилә” дигән танып-белү чарасы үткәрделәр, бәйрәм осталык дәресе белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да әти-әниләре өчен бүләк әзерләделәр.

Сөнчәле мәктәбендә Халыкара гаилә көнендә “Минем гаилә” дигән концерт булды, анда балалар гаилә әгъзалары: әниләр һәм әтиләр, бабайлар һәм әбиләр, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр турында иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.

Иске Ибрай мәктәбендә дә Гаилә көне гадәти булмаган рәвештә үтте. 5-6 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга Сәйфуллиннар гаиләсе килде. Ир белән хатын бу яшь өчен мөмкин булган гаилә традицияләре турында ракурста, гаилә бәйрәмнәренең ничек узуы турында сөйләделәр.

Иске Үзи урта мәктәбендә директор киңәшчесе китапханәче белән берлектә “Гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре” дигән чара үткәрде, аның төп геройлары башлангыч сыйныф укучылары булды. Шулай ук "Минем бәхетле гаиләм" дигән стена газетасы чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев