Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Быел 332 – тугызынчы һәм 82 унберенче сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлый.

Аксубайның 3 нче урта мәктәбендә тантаналы линейкада район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. 

Биредә быел 35 унберенче сыйныф укучысы һәм 71 тугызынчы сыйныф укучысы чыгарыла. 

Мәктәп алдындагы мәйданчыкта гадәттәгечә ыгы-зыгы, шаяру-көлке, бантлар таккан кызлар, стильле һәм нәфис малайлар, тынгысыз башлангыч сыйныф укучылары мәш килде. Һәм аеруча дулкынланган чыгарылыш сыйныф укучылары. Бүген алар мәктәп белән генә түгел, балачак белән дә хушлаштылар. Алар өчен соңгы кыңгырау – тормышның көтелмәгән борылышлар белән тулы яңа этабы. 

Район башлыгы, чыгарылыш укучыларын сәламләп, беренче чиратта укытучыларга һәм ата-аналарга балаларны тәрбияләүдәге хезмәтләре, үгет-нәсихәтләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре әйтте. 

– Бүген тормышта үзеңне табу өчен зур мөмкинлекләр бар. Безнең илдә, республикабызда югары һәм урта уку йортлары күп. Минемчә, сез инде кем буласыгызны билгеләгәнсездер. Һөнәр алгач, безнең чыгарылыш укучыларының туган районга кайтуларын телисе килә. Хәерле юл! – дигән хәер-фатихаларын бирде чыгарылыш укучыларына Камил Гилманов. 

Чыгарылыш укучыларын мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева, спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов сәламләде. Иң яхшы чыгарылыш укучыларына укудагы уңышлары һәм актив мәктәп тормышы, спорт казанышлары өчен грамоталар тапшырылды. 

Беренче укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре хис-кичерешләрен көчкә тыеп тордылар. Алар өчен һәр чыгарылыш – үз белемнәрен, тәҗрибәләрен һәм, әлбәттә, үз мәхәббәтләрен биргән балалар белән бергә яшәгән тормышның бер өлеше. 

Укучыларга әти-әниләре, беренче сыйныф укучылары теләкләрен җиткерделәр. 

Ләкин иң дулкынландыргычы укучыларның укытучыларга, әти-әниләргә җавап сүзләре, һәм, әлбәттә инде, аларның музыкаль номерлары һәм биюләре иде. 

Тантаналы чыгышлар яңгырады. Соңгы кыңгырауны чыңлату хокукы мәктәпнең горурлыгы, иң яхшы укучыларның берсе Камилә Билаловага һәм беренче сыйныф укучысы Александр Жареновка бирелде. Соңгы кыңгырау чыңлады, ул мәктәпне тәмамлаучыларның тормышындагы барлык дәресләрнең тәмамлануын һәм яңа, олы, мөстәкыйль тормышның башлануын гәүдәләндерде, ул кеше алдында аның хыялларын һәм планнарын чынга ашыру мөмкинлеген ача. 

Ата-аналар, балалары өчен мәктәптәге бәхетле чорның тәмамлануын, күптән түгел генә мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларның инде мөстәкыйль шәхесләр булуларын аңлап, күз яшьләрен сөрттеләр. Балалар алдында хәзер меңләгән юллар ачылачак, әмма алар барысы да сынаулар белән тулы булачак. 

Ә әлегә алар тагын бер тантаналы көнгә шатландылар, анда төп геройлар аларның яшь һәм шул ук вакытта инде мөстәкыйль тормыш юлына баскан балалары иде. Һәм традицион саубуллашу вальсында балаларның хәрәкәтен дулкынланып күзәттеләр. Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев