Аксубай районы мәктәпләрендә янгынга каршы чаралар уза
«Тукта, ут!» – Иске Кармәт башлангыч мәктәбендә уздырылган танып белү сәгатенең темасы шулай дип аталды.
Урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү чаралары, шулай ук район территориясендә кертелгән махсус янгынга каршы режим турында 1-4 сыйныф укучыларына презентацияне карап, класс сәгатендә сөйләделәр.
Әлеге тема бу мәктәп укучылары өчен бик актуаль, чөнки Иске Кармәт авылы урманнарга якын урнашкан, ә авыл балалары табигатьтә уйнарга яраталар.
Республика территориясендә агымдагы елның 17 апреленнән 10 маена кадәр махсус режим гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев