Аксубай районы мәктәбендә Россия Армиясе офицеры хөрмәтенә Герой партасын ачтылар
Иске Үзи урта мәктәбендә өлкән лейтенант Айдов Алексей Витальевич хөрмәтенә Герой партасын ачу тантанасы булды.
Махсус хәрби операция Герое партасында – Алексейның фотографиясе, аның биографиясе һәм сугышчан хезмәтләре турындагы фактлар.
Мәктәп директоры Любовь Гаврилова акциянең мөһимлеген ассызыклап, Алексей Витальевич турындагы истәлек киләчәк буыннар өчен үрнәк булачак, дип билгеләп үтте.
– Безнең бурыч – авылдаш-геройлар турындагы истәлекне саклау. Махсус хәрби операция зонасына беренче булып мобилизацияләнгән Алексей, 2023 елның декабрендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була, – диде ул тантананы ачып.
– «Герой партасы» – хәрби бурычны үтәгәндә шәхси батырлык күрсәткән якташлар турында сөйләүче белем бирү проекты, – дип билгеләп үтте тәрбия буенча директор киңәшчесе Лидия Чернова.
Тантанага һәлак булган геройның әнисе һәм якыннары чакырылган иде.
Чарада тәрбия буенча муниципаль куратор Наталья Хәйруллина, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, ПДН инспекторы Фоат Абдуллин, җирлек башлыгы Надежда Айдова, Беренчеләр хәрәкәте, Россия бөркетләре һәм Яшь армия активистлары катнашты.
Геройның сыйныф җитәкчесе тарих укытучысы Борис Захаров мәктәптә укыган елларда тәрбияләнүчесе тормышыннан мизгелләрне искә төшерде.
Тантанага кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция катнашучысы чакырылган иде. Шулай килеп чыкты ки, Никитаның туган көне иде. Барысы да сугышчыны юбилее белән җылы котладылар һәм тизрәк җиңү белән өйгә кайтуын теләделәр.
Герой партасы артына беренче булып утыру хокукына мәктәп активистлары – Геройның туганы, тугызынчы сыйныф укучысы Антон Айдов һәм җиденче сыйныф укучысы Дмитрий Титов лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев