Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы мәктәбендә «Обелиск» акциясе уздырылды

Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары «Обелиск» традицион акциясен үткәрделәр.

Аның кысаларында балалар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм Җиңү белән кайткан авылдашларына, шулай ук тыл ветераннарына һәм тракторчы хатын-кызларга һәйкәл комплексы территориясен җыештырдылар.

– Бу акция белән мәктәп укучылары тыныч күк астында яшәргә мөмкинлек биргән якташларына рәхмәтләрен белдерәләр, – ди мәктәп директоры Энҗе Хәйретдинова. – Махсус хәрби операция вакытында бу бик тә актуаль. Балалар илдә булган хәлләргә үз катнашлыкларын тоялар һәм Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларга теләктәшлек белдерәләр.

Фото: Яңа Дума төп мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев