Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбенең җиңүче командасы башкалага сәфәрдән кайтты

3 нче Аксубай мәктәбе командасы мәктәп укучыларының «Беренчеләр советы» онлайн-марафонында җиңүче буларак Мәскәүдә булды.

Марафонда катнашу өчен дүрт кешедән торган команда тупларга, тугыз биремне үтәргә һәм мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга кирәк иде. 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары, проект таләпләрен уңышлы үтәп, Мәскәүгә юллама оттылар.

Укучыларны башкалада бай эчтәлекле тур программасы көтте. Алар күп кенә кызыклы урыннарда булдылар. Бу шәһәрнең үзәк урамнары һәм мәйданнары, Кремль панорамасы белән Мәскәү елгасы яр буе, чиркәүләр, Воробьёв таулары, Триумфаль арка, «Москва-Сити” эшлекле үзәге буйлап сәяхәт. Алар шулай ук Кызыл һәм Манеж мәйданнары, Александров бакчасы буйлап экскурсия ясадылар. ВДНХда команда ”Россия” Халыкара күргәзмә-форумын, VK һәм Яндекс павильоннарын карады.

–Сәяхәт безнең йөрәкләрдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, – дип бүлештеләр балалар. – Безнең искитмәле Россиябезнең йөрәге булган Мәскәү шәһәрендә тагын бер кат булу өчен алга таба да уңышларга ирешергә омтылачакбыз.

Команда бик күп хис-кичерешләр, фото һәм видео рәсемнәр, күңелгә якын истәлекләр белән кайтты.

Фото: 3 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев