Аксубай мәктәбенең ял лагеренда яшь кулинарлар өчен осталык дәресе узды
«Әзерләргә өйрәнәбез» осталык дәресендә өч отряд печенье пешерде
Балалар «Кызык һәм авыр түгел!» шигаре астында эшләделәр.
– Камырны һәм эшләнмәне әзерләү процессында балалар өйрәнеп һәм тормыш тәҗрибәсе алып кына калмыйлар, кулларның вак моторикасын һәм фантазияне дә үстерәләр, – диләр тәрбиячеләр.
Алар барысы да бер үк вакытта билгеле бер осталык һәм фантазия күрсәттеләр. Һәр отрядның печеньесы үзенә күрә кабатланмас тәмле килеп чыкты. Тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары, смена тәмамланганнан соң, балалар өйләренә ял иткән хәлдә генә түгел, ә дусларын үзләре әзерләгән ризык белән кабул итә белгән кешеләр булып кайтачаклар, дип ышаналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев