Аксубай мәктәбендә “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит” акциясе узды
Кичә 2 нче Аксубай урта мәктәбендә наркотикларга каршы чара узды.
ПДН инспекторы Фоат Абдуллин “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит” акциясендә катнашты.
Инспектор укучыларга наркотикларның шәхескә җимергеч тәэсире һәм мондый препаратларны даими куллану китергән хокук бозулар һәм хәтта җинаятьләр турында сөйләде.
Чара ахырында кунак балаларны наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашырга чакырды.
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев