Аксубай мәктәбендә түбән сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафларына кабул иттеләр
Хәзер 3 нче Аксубай урта мәктәбендә өч йөз бөркет, өч йөз яшь граждан бар, Россиянең киләчәге – алар кулында.
«Россия бөркетләре» «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында эшләнгән.
– Түбән сыйныф укучыларының хәзер үз-үзләрен күрсәтер өчен мөмкинлекләре артты, – диде мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева, укучыларны бөркетләр сафына кабул итү тантанасыннан соң. – Яшь остазлары җитәкчелегендә, укытучылар белән берлектә алар бүгеннән башлап төрле юнәлештәге күмәк иҗади эшләрдә катнаша алалар. Чөнки «Россия бөркетләре» проекты – беренче чиратта түбән сыйныф укучыларының социаль активлыкка ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шулай ук уку һәм мәктәптән тыш эшләргә кызыксынуны үстерү дә.
– Шунысы мөһим, проект укучыларның социаль яктан әһәмиятле сыйфатларын, Ватан, команда, гаилә, сәламәтлек, табигать, танып белү кебек башлангыч база кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлтелгән,– дип билгеләп үтте тантанага чакырылган педагогика ветераны Николай Еграшкин. – Бүген, мәгариф системасының тәрбияви өлеше мәктәпкә әйләнеп кайткач, мәктәп гражданинны тәрбияләүне никадәр иртәрәк башласа, моның шулкадәр күбрәк нәтиҗә бирәчәге күз алдында булачак.
Директор киңәшчесе Рушания Моратшина сүзләренә караганда, «Россия бөркетләре» программасы шунысы белән үзенчәлекле булып тора, чөнки ул беренче чиратта 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге түбән сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлтелгән. Программаның максаты – балаларда социаль-кыйммәткә ия белемнәр, мөнәсәбәтләрне һәм дөньяны уңай үзгәртеп кору тәҗрибәсен формалаштыру. Тәрбия мәсьәләләре мәктәп мәйданчыгына әйләнеп кайта. Һәм тәрбия процессы бүген Россиянең төп милли кыйммәтләре нигезендә төзелә. Мәктәп балаларга аралашу культурасын тәрбияләргә, аларда мөстәкыйльлек һәм җаваплылыкны үстерергә, Ватанга, аның тарихына, мәдәниятенә һәм табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә омтыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев