Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбендә террорчылыкка каршы күренеш эшләнде

Чараның максаты кораллы һөҗүм вакытында һәм шартлаткыч җайланмага тап булганда гамәлләрне эшләү булды.

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның 2024 елның 20 маенда «Мәгариф оешмалары һәм ял итү урыннары эшчеләренең, укучыларның һәм сак хезмәткәрләренең кораллы һөҗүм вакытында һәм шартлаткыч җайланма ачыкланганда гамәлләр тәртибе» сценариен эшләү буенча Бөтенроссия өйрәнүләрен үткәрү турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән барлык мәгариф оешмаларында техник персонал, укучылар һәм тәрбияләнүчеләр белән күнегүләр узды. 

В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбе базасында узган өйрәнүләрне Росгвардия хезмәткәре Александр Еремеев, МЧС вәкилләре Руслан Ибляминов һәм Александр Бибиков, полиция хезмәткәре Никита Водышев һәм террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова күзәтте. 

Мәгариф бүлеге методисты Юрий Мишин өйрәнүләр темасын, максатларын һәм бурычларны игълан итте, кораллы һөҗүм һәм шартлаткыч җайланма урнаштыру куркынычы янаган очракта мәктәп җитәкчелегенең, укытучыларның һәм техник персоналның эш итү гамәлләре тәртибе турында искәртте. 

Сак хезмәткәре, персонал һәм укытучылар составы белән гамәлләрне өйрәнү гадәттәге режимда, кереш өлештән соң узды. 

Беренче сценарий шартлы рәвештә – кораллы һөҗүм вакытында, икенчесе бинада яисә мәктәп территориясендә урнаштырылган шартлаткыч җайланма табылу уңаеннан мәктәп контингенты тарафыннан эшләнелде. 

Беренче сценарийда да, икенчесендә дә җитәкчелек, сакчылар, техник персонал һәм укытучылар составы штаттан тыш, гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлләр алгоритмын белүне күрсәттеләр. Беренче сценарийны эшләгәндә, балаларны сыйныф кабинетларында ышанычлы итеп бикләп куйсалар, икенчесендә өйрәнү эвакуациясе тормышка ашырылды. Ул ашыгыч рәвештә, ләкин тыныч үтте. Балалар санаулы минутлар эчендә запас чыгу юллары буенча куркынычсыз урынга күчерелде. 

ТИН укытучысы Евгений Башкиров мәктәп директоры Алексей Сударевка өйрәнүләрнең төгәлләнүе турында хәбәр итте. 

Өйрәнүләрдә катнашучыларның барлык гамәлләре дә канәгатьләнерлек дип табылды. Оператив штаб әгъзалары педагоглар һәм укучыларның әзерлеген югары бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев